Что такое омонимы на татарском языке
Яз көне хат яз. 27 омонимов татарского языка
Омонимы – интересное явление языка, когда слова пишутся и (иногда) читаются одинаково, но имеют совершенно разные значения. “Әйдә! Online” собрал 27 популярных омонимов в татарском с примерами.
1. Төш – сон, полдень, обед / ядрышко, косточка
- Шундый матур төш күрдем. (Увидел(а) такой красивый сон)
- Мангоның төше зур, карап аша. (У манго большая косточка, кушай аккуратно)
2. Яз – весна / пиши (повелит. форма глагола “язарга”)
- Ниһаять, яз да җитте! (Наконец-то наступила весна!)
- Әйдә, тизрәк яз. (Давай, пиши быстрее)
3. Бит – лицо / страница / ведь (частица)
- Аның бите таныш. (У неё знакомое лицо)
- Утыз өченче битне ач. (Открой страницу тридцать три)
- Чыктык бит инде. (Мы ведь уже вышли)
4. Бик – запор, засов / очень, весьма, слишком (наречие)
- Бикне алыштырып куйдым. (Поменял засов)
- Аш бик тәмле. (Суп очень вкусный)
5. Чык – роса / выйди, выходи (повелит. форма глагола “чыгарга”)
- Алар чык кипкәнче килеп җиттеләр. (Они приехали до того, как высохла роса (очень рано))
- Чык әйдә, курыкма. (Давай выходи, не бойся)
6. Йөз – лицо, облик / сто
- Аһ, йөзе бигрәк матур! (Ох, уж очень красивое у неё лицо!)
- Йөз кат уйладым инде мин. (Я уже подумал раз сто)
7. Эт – собака / толкай, двигай (повелит. форма глагола “этәргә”)
- Эт тыныч кына утыра. (Собака спокойно сидит)
- Машинаны яхшырак эт! (Толкай машину получше!)
8. Тиен – белка / копейка
- Кара, агачта тиен сикерә, күрәсеңме? (Смотри, на дереве прыгает белка, видишь?)
- Ун сум да илле тиен тора. (Стоит десять рублей и пятьдесят копеек)
9. Яшь – год, возраст, молодой / слеза
- Сиңа ничә яшь? (Сколько тебе лет?)
- Күзләреннән яшь ага. (Из глаз течёт слеза)
Слова наоборот! 30 интересных палиндромов татарского языка
10. Яр – берег / возлюбленный
- Озак итеп яр буенда утырдым. (Долго сидел на берегу)
- Бу минем сөйгән ярым. (Это мой возлюбленный)
11. Ят – чужой, посторонний / ложись (повелит. форма глагола “ятырга”)
- Монда ят кешеләр күп, китик моннан. (Тут много чужих людей, пойдём отсюда)
- Ят әле, соң бит инде. (Ложись-ка спать, поздно же уже)
12. Җәй – лето / постели (повелит. форма глагола “җәергә”)
- Быел җәй бик салкын булды. (В этом году лето было очень холодным)
- Менә бу җәймәне җәй. (Постели вот эту скатерть)
13. Кыр – поле / скрести, точи, брей (повелит. форма глагола “кырырга”)
- Кырда күбәләкләр оча. (В поле полно бабочек)
- Кулларың белән генә кыр инде. (Соскреби уж только руками)
14. Туп – мяч / пушечное ядро, пушка
- Туп белән уйнадык. (Играли с мячом)
- Кирмәндә зур туп тора. (В крепости стоит большая пушка)
15. Күркә – индейка, индюшатина / шишка
- Күркә ите белән яшелчәләр кыздырдым. (Пожарила индейку вместе с овощами)
- Җирдә дистәләп күркә ята, берәрсен ал. (На земле лежат десятки шишке, возьми уж одну)
16. Кадак – гвоздь / мера веса, фунт (409,5 г)
- Кадак кага беләсеңме син? (Ты умеешь забивать гвоздь?)
- Моның авырлыгы 5 кадак хәтле бардыр. (У этого вес, наверное, фунтов 5)
17. Салам – солома, соломенный / я кладу, ссыплю, ставлю и т.д. (наст. время глагола “салырга”)
- Салам җәеп яттым. (Легла, постелив солому)
- Хәзер 2 кашык шикәр салам да, болгатам. (Сейчас кладу 2 ложки сахара и перемешиваю)
18. Тел – язык / маятник (настенных часов), стрелка (приборов)
- Аның татар теле шундый матур. (У неё такой красивый татарский язык)
- Үлчәү теле бер генә. (стрелка весов только одна (правда всегда однозначна))
Длинные слова в татарском языке
19. Җәя – лук (оружие) / скобка
- Җәядән атканың бармы? (Когда-нибудь стрелял из лука?)
- Җәяләр эчендә язылган. (Написано в скобках)
20. Үпкә – лёгкое, лёгкие (орган) / обида, упрёк
- Үпкәмне тикшерәсе бар, суларга авыр. (Нужно проверить мои лёгкие, тяжело дышать)
- Менеджерга үпкә саклады ул. (Он затаил обиду на менеджера)
21. Күз – глаз, око / петля, ячея (в сетях), ушко (иглы)
- Күзләрең бик матур! (У тебя очень красивые глаза!)
- Энә күзенә эләгү авыр. (Тяжело попасть в ушко иглы)
22. Кала – город / остается (наст. время глагола “калырга”)
- Казан каласын яратам. (Люблю город Казань)
- Ялларга кадәр ничә көн кала? (Сколько дней остаётся до выходных?)
23. Кер – одежда, бельё / заходи, зайди (повелит. форма глагола “керергә”)
- Керләремне юып элдем. (Постирала и повесила свою одежду)
- Керегез, керегез, оялмагыз! (Заходите, заходите, не стесняйтесь!)
24. Таба – сковорода / к . по направлению к . (послелог)
- Гөмбәләрне табага салып кыздырдым. (Пожарил грибы, высыпав на сковороду)
- Мәчеткә таба барам. (Иду в сторону мечети)
25. Күк – небо, небесный, синий / как (послелог)
- Төнге күк йөзенә карарга яратам. (Люблю смотреть на ночное небо)
- Кыш та үтеп киткән күк. (Будто и зима уже прошла)
26. Исәп – численность, количество, счёт / намерение, план
- Исәп икегә ике, уен ахырына кадәр ун минут калды. (Счёт два на два, до конца игры осталось десять минут)
- Исәбең нинди соң? (Так какие у тебя намерения?)
27. Ял – отдых, перерыв, выходной / грива
- Түземсезлек белән ял көннәрен көтәм. (С нетерпением жду выходных дней)
- Аһ, бу атның ялын гына күрсәгез, таң каласыз. (Эх, будете восторгаться, если увидите хотя бы гриву этой лошади)
Популярные парные слова в татарском
Понравился материал? Заходите на наш сайт, каждый день вы найдёте там что-то новое и интересное! Также подписывайтесь на наши соцсети: мы есть в Вконтакте, Telegram-е, Facebook-е и Instagram-е.
Проект “Әйдә! Online. Изучаем татарский” предлагает качественные и современные курсы и материалы для изучения татарского языка. Онлайн-курсы разговорного татарского, адаптированные литературные тексты, новости с подстрочным переводом, видео- и аудио-материалы, тесты и многое другое!
Если у вас есть предложения, то Вы всегда можете оставить их в нашей группе в Вконтакте или по адресу: eydetat@gmail.com
Скоро – больше! Оставайтесь с нашим проектом, сау булыгыз!
Урок по родному (татарскому) языку на тему: “Омонимы”
Разработка урока по родному (татарскому) языку “Омонимы”
Изучение на уроках родного (татарског) языка омонимов.
При изучение омонимов важное значение имеет объяснение слов в контексте. и для этого можно использовать различные приемы, которые использованы в данной разработке.
Дәреснең темасы: омонимнар.
Дәреснең максаты:
омонимнар турында гомуми төшенчә бирү
сөйләмдә омонимнарны файдаланырга өйрәтү
укучыларны табигатьне тоя, аңлый белергә өйрәтү
Җиһазлау: омонимнар дигән рәсемнле таблица, карточкалар, тиен уенчык һәм тиен акча, дәреслек.
Дәрес планы.
I. Башлам өлеше ( 1 мин.)
II. Актуальләштерү этабы
Тикшерү диктанты яздыру ( 5 мин. )
Табигать кочагында ял итү турында әңгәмә. ( 5 мин.)
III. Яңа материалы аңлату
Шигырь нигезендә яңа материалны аңлату. ( 5 мин.)
Рәсемнәр белән эш. ( 7 мин.)
Дәреслектәге параграфны уку. ( 2 мин.)
Табышмыкларга җаваплар табу. ( 2 мин.)
IV. Белем һәм күнекмәләрне ныгыту.
1.Дәреслек белән эш.
а) 175 нче күнегү телдән. ( 3 мин.)
б) 176 нчы күнегү язма.( 4 мин. )
2. Тизәйткечләр уку ( 4 мин. )
Карточкалар белән эш ( 5 мин.)
V. Өйгә эш ( 2 мин.)
VI. Йомгак ( 3 мин.)
Дәрес барышы.
Исәнмесез, укучылар! Дәресне башлыйбыз. Игътибар иттегезме, бүген көн нинди матур, кояшлы. Көзге кояш булса да, ул ничек ягымлы елмая. Әйдәгез, без дә, бер-беребезгә хәерле көн теләп, матур итеп елмаешып алыйк әле. Утырыгыз. Дәрестә барлык укучылар да катнашамы?
(Дәрестә барлык укучылар да бар.)
-Без үткән дәрестә нинди тема өйрәнгән идек?
(Сүзләрнең туры һәм күчерелмә мәгънәләре.)
-Яхшы, әйдәгез бүгенге числоны, сыйныф эше һәм тикшерү диктанты дип язып куябыз. Мин сезгә текстны укыйм. Сез язып барасыз һәм күчерелмә мәгънәдәге сүзләрнең астына бер сызык сызасыз.
Әтисе белән бергәләп Таҗи балык тотарга барды.
Көн әле бик иртә. Кояш та юк, ә шулай да якты. Мондый вакытта балыкның яхшы чиртүе һәркемгә билгеле. Таҗи ялтырап торган ап-ак чабакларны, көмеш тәңкәле кызылканатларны, әрсез алабугаларны чиләккә җыя бара. Менә инде аларның балык сала торган чиләкләре дә тулып килә. Балык бик шәп эләгә. Шуңа күрә вакытның үтүе дә сизелми. Әнә кояш та күтәрелеп килә. Балык та эләкми башлады. Кинәт әллә кайдан җил чыкты. Утлы камчысы белән яшен сызып үтте, күк күкрәде. Чиләкләп яңгыр яварга тотынды.
-Яхшы, молодцы, укучылар! Сез дә табигать кочагында ял итәргә ярата торгансыздыр? Бәлки сезнең арада чын балыкчылар да бардыр? Марат, балык тотарга барганың бармы?
(Әйе, мин балык тотарга яратам.)
-Чулпан, ә син табигатьтә нәрсә эшләргә яратасың?
-(Походка барырга, чәчәк, гөмбә-җиләк җыярга, су коенырга, кошлар сайравын тыңларга?)
-Чыннан да, табигать белән хозурланып җаныңа, тәнеңә ял алуга ни җитә. Кояш, саф һава һәм су-безнең якын дусларыбыз.
-Шулай итеп, без, укучылар, сүзләрнең туры мәгънәдә генә килмичә, күчерелмә мәгънәләрдә дә килә алуларын өйрәндек. Ә хәзер яңа темага керәбез. Безнең бүгенге дәреснең темасы-омонимнар. Хәзер мин сезгә бер шигыръ укыйм. Ә сез игътибар белән тыңлап утырыгыз, шигырьдә нинди ике төрле тиен турында сүз бара икән.
Тәлгать тоткан бер тиен,
Мин Тәлгатьне үртимен:
-Менә сиңа ун тиен,
Бир син миңа бер тиен.
Койрыгын тотма, тартма,
Кирәкми бер тиен дә,
Бирермен мин тиенне,
Бирермен бүләк итеп
Җанлы почмакка илтеп
Түләмичә бер тиен,
Карарсыз сез бер тиен. ( Ш.Галиев )
Шигырьне тыңладыгызмы, нинди ике тиен турында сүз бара.
( Тиен- җәнлек һәм тиен-акча турында.)
-Әйе, дөрес, укучылар! Менә карагыз әле, уенчык тиен һәм тиен акча. Икесе дә бер үк исем белән аталганнар. Әлеге сүзләр арасында нинди уртаклык бар?
( Әлеге сүзләрнең әйтелеше һәм язылышы бер үк.)
-Ә әлеге сүзләрнең нәрсәләре уртак түгел?
( Мәгънәләре, беренчесе-җәнлек, икенчесе-акча.)
-Дөрес. Алар бөтенләй икесе ике төрле әйберләр, аларның мәгънәләре арасында бернинди уртаклык та юк. Ә икесе дә әйтелешләре һәм язылышлары бер үк булган сүзләр белән аталганнар. Нәкъ шундый сүзләр омонимнар дип аталалар да. Димәк әйтелешләре һәм язылышлары бер үк, әмма мәгънәләре белән бөтенләй башка булган сүзләр, авздаш сүзләр (омонимнар) дип йөртеләләр. Омоним-грек сүзе, бертөрле әйтелешле исемнәр дигән төшенчәне аңлата.Татар телендә омонимнар саны берничә йөзгә җитә. Татар телендә омонимнар бигрәк тә исем, фигыль һәм сыйфат сүз төркемнәрендә очрыйлар. Бәлки сез дә омонимнарга мисаллар китерә ала торгансыздыр. Әйдәгез әле, әйтеп карагыз!
-Молодцы! Ә омонимнарның нинди төрләре була икән. Шуны бергәләп өйрәник әле. Хәзер барыбыз да тактадагы таблицага күз салыйк. Беренче рәсемдә нәрсәләр сурәтләнгән? Әйдә әле, Ләйсән, җөмләләр төзеп әйт әле?
(Бу малай төзегән сал. Син су сал!)
-Әйдәгез, сал сүзләрен карыйк. Алар өлешчә омонимнар булып торалар. Чөнки сал сүзләрен икенче бер формага куйсак, алар омоним булудан туктыйлар. Мәсәлән, Бер малай салда йөзә һәм кыз су сала дигәндә, алар инде омоним булмыйлар.
-Әйдәгез, хәзер икенче рәсемгә карыйк. Анда нәрсәләр сурәтләнгән? Әйдәгез җөмләләр төзеп карыйк әле. Беренче җөмләдә таба сүзе исем, икенчесендә бәйлек булсын. Әйдә әле,Гөлфинә,җөмләләр төзе әле!
(Ләйсән таба тоткан. Марат мәктәпкә таба бара.)
-Дөрес. Әлеге җөмләләрдә кайсы сүзләр омоним булып киләләр.
-Дөрес. Алар да өлешчә омонимнарга мисал булып торалар. Һәм шуңа ышану өчен таба сүзе белән башка җөмләләр төзеп карыйк. Мәсәлән,әби табада коймак пешерә дигәндә, таба сүзе омоним булудан туктый.
-Өченче рәсемдә нәрсәләр сурәтләнгән. Әйдә әле, Энҗе, җөмләләр төзеп әйтеп кара әле!
( Түгәрәк көзге өстәлдә тора. Көзге яфрак коела.)
-Дөрес.Бу сүзләрнең нәрсәләре уртак?
( Әйтелешләре һәм язылышлары.)
-Ә нәрсәләре уртак түгел?
-Дөрес. Болар да өлешчә омонимнарга мисал булып торалар. Чөнки аларның формасын үзгәртсәң, алар омоним булудан туктыйлар. Мәсәлән: Әнием көзгедән карый, дигәндә көзгедән-көзге сүзе омоним булып килә алмый.
-Әйдәгез, дүртенче рәсемгә игътибар итик. Анда нәрсәләр сурәтләнгән. Әйдә әле, Ләйсән, җөмләләр төзеп кара әле. Басма сүзе беренчесендә боерык фигыль, икенчнсендә исем булып килсен.
(Син каршыма басма! Елга аша басма салынган.)
-Дөрес.Ә хәзер укучылар игътибар итик. Бу сүзләрнең нәрсәләре уртак?
-Ә нәрсәләре уртак түгел.
-Дөрес, басма сүзе фигыль булып килгәнлдә, басым беренче иҗеккә төшә, ә исем булып килгәндә икенче иҗеккә төшә. Ягъни бу сүзләр бертөсле язылсалар да,әйтелешләре төрле була. Омонимнарның ике төре шундый. Мәсәлән: бал-бал, торма-торма, тир-тир.
-Ә хәзер бишенче рәсемгә карыйк. Әйдә әле, Гүзәлия, җөмләләр төзеп кара әле!
( Бу йорт искергән. Кызның борынына хуш ис кергән.)
-Молодец. Ә әлеге сүзләрнең нәрсәләре уртак?
-Ә нәрсәләре уртак түгел?
-Дөрес искергән һәм ис кергән сүзләренең язылышлары төрле, әмма әйтелешләре бертөрле. Омонимнарның мондый төрләре дә татар телендә бик күп: зур аю-зураю, туп ал-тубал, пар ат- парад, кар ак – карак.
-Яхшы, укучылар. Без бүген омонимнарның нинди төрләрен белдек инде?
-(Өлешчә омонимнар. Әйтелешләре төрле, язылышлары бер омонимнар. Әйтелешләре бер, әмма язылышлары төрле сүзләр.)
-Яхшы. Ә хәзер дәреслекнең 103 нче һәм 104 нче битендәге параграфларны укып чыгыйк. Әйдә әле, Алсу, укы әле!
(Әйтелешләре һәм язылышлары бер үк, әмма мәгънәләре белән бөтенләй башка булган сүзләр, аваздаш сүзләр (омоним) дип йөртеләләр.
Омоним- грек сүзе, бертөрле әйтелешле исемнәр дигән төшенчәпе аңлата.
Татар телендә аваздаш сүзләрнең саны берничә йөзгә җитә. Аларның ике төшенчәгә генә түгел, бәлки, өч, дүрт һәм хәтта аннан да күбрәк төшенчәгә атама булып йөрүе татар телендә еш очрый: язу( әсәр язу, май язу, йон язу); басма(баскыч басмасы, басма табак, бер басма җеп).Татар телендә омонимнар бигрәк тә исем, фигыль һәм сыйфат сүз төркемнәрендә очрыйлар.
Әйтелешләре һәм язылыш үзенчәлекләре буенча омонимнар төрле була.
Өлешчә омоним: яра( утын яра, җәрәхәт ); өй (йорт, өеп куй ).
Әйтелешләре төрле, язылышлары бер сүзләр: тайга- тайга, белешмә- белешлмә.
Әйтелешләре бер, әмма язылышлары төрле сүзләр: карат-кар ат, картаю-карт аю.
Алар әдәбиятта, бигрәк тә шигърияттә, сурәтләп чарасы буларак файдалана:
Яхшы сүзгә эреп китәм, балавыз мин,
Мактап сөйлим изге эшне, бал авыз мин.
-Яхшы. Ә хәзер укучылар азрак ял итеп алыйк. “Кем тизрәк “ уенын уйныбыз. Мин сезгә табышмаклар әйтәм, сез миңа аның җавапларын. Тик игътибарлы булыгыз. Табышмакларның барлык җаваплары омоним сүзләр.
Минем белән ул адаш
Мин- яз ае, ә ул аш. ( май )
Ат муенында була, эшләп арыгач була, каникулга, отпускыга чыккач була. (ял)
Шул сүз белән кеше битен һәм бер санны атыйлар, суда хәрәкәт итәргә дә шул сүзне әйтеп кушалар. (йөз)
Бәйрәм мәҗлесен дә, татлы азыкны да шул сүз белән атыйлар. (бал)
-Бик яхшы, укучылар. Табышмакларга җавпларны бик тиз таптыгыз. Ә хәзер дәреслектәге 175 нче күнегүне ачабыз. Хәзер шигырьләрне укыйбыз, омонимнарны табабыз һәм мәгънәләрен, кайсы сүз төркеменә кергәннәрен аңлатабыз. Әйдә, әле, Илзирә, беренче шигырьне укы әле.
1.Авыртмасын дисәң эч,
Кайнаган су гына эч.
Бик текә бу кыя,
Менәргә кем кыя.
Эч- исем, эч- фигыль. Кыя- исем, кыя- фигыль.
-Әйдә, әле, Алсу,икенче шигырьне укы.
Елый-елый бу кыз арган,
Шуңа битләре кызарган.
Күп елаганга күрә,
Күзе дә начар күрә.
Кыз арган- исем+ фигыль, кызарган- фигыль.
Күрә- бәйлек, күрә- исем.
-Әйдә, Раил, син дәвам ит.
3.Хат яздым дустым Сабирга
Кара кара белән мин.
Менә кара, хат салырга
Үзем бара беләм мин.
Кара- сыйфат, кара- исем, кара- боерык фигыль.
-Әйдә, Марат, дәвам ит.
4.Кулымда ике букет:
Берсе- зәңгәр, берсе- ал,
Китердем бүләк итеп-
Кайсы ошый, шунысын ал.
Ал- сыйфат, ал- боерык фигыль.
-Яхшы, ә хәзер 176 нчы күнегүне язмача эшлибез. Җөмләләрне күчереп языгыз. Омонимнарның астына сызыгыз.
( 1. Ә юлда җилләр исә, иртәләр җитте исә.(Х.Т.)
Югалган таба! Кайсыгыз таба? Әллә очканмы кояшка таба? (Җ.Т.)
Сукмак та бар менә, я башлап кайсыгыз менә?
Шундый дәһшәтле бер кичә- куркынычлы фаҗига баштан кичә. (М.Г.)
Күк күкрәгәндә, күк атлы кеше узып китте.
Акшар чиләгеннән алып
Шакир кичә акшарлаган
-Яхшы. Хәзер мин сезгә тизәйткечләр укырга бирәм. Яле, Лилия, беренчесен укы әле. Ә калганнарыгыз игътибар белән тыңлагыз. Нинди омонимнар кулланылганын укып чыккач әйтерсез.
(Күпме йөрсәк тә җәен, каптыралмадык җәен. Җәен эләкмәсә җәен, язын табарбыз җаен.)
-Әлеге тизәйткечләрдә нинди омоним сүзләр кулланылган?
(җәен- ел фасылы, җәен- балык )
-Дөрес. Икенче тизәйткечне укыйк. Яле, Чулпан, укы әле!
(Дару белән өч шешә, шешә бавын теш чишә, чишсәң, теш шешә.)
-Дөрес. Әлеге тизәйткечтә нинди омонимнар кулланылган?
(шешә- савыт, шешә- процесс)
-Яхшы.Ә хәзер кечкенә генә мөстәкыйль эш эшләп алабыз. Мин сезгә карточкалар өләшәм. Сез шул карточкалардагы биремнәрне эшлисез. Беренче бирем- бирелгән җөмләләрне күчереп язасыз, омонимнарның астына сызасыз. Ә икенче бирем- әлеге сүзләрнең омоним төрләрен табып җөмләләр төзеп язасыз.
Кырда куян эзе бар,
Бездә кунак кызы бар;
Кунак кызын күрәсең килсә,
Курай ал да безгә бар.
Ат- Ташны ераккарак ат!
Юл буйлап алмачуар ат килә.
Яшь- Ул бабайның яше билгесез.
Битеннән ике бөртек күз яше тәгәрәп төште.
Койма- Бакча читеннән койма тотылган.
Ипи валчыгын идәнгә койма!
-Яхшы. Мөстәкыль эшләрегезнең билгесен икенче дәрестә әйтермен. Ә хәзер бүгенге дәрестә үткәннәрне кабатлап үтик. Шулай итеп, укучылар, бүгенге дәрестә без нинди тема үттек?
-Дөрес. Омонимнарның нинди төрләрен өйрәндек?
(Өлешчә омонимнар. Әйтелешләре тәрле, язылышлары бер омонимнар. Әйтелешләре бер, язылышлары төрле омонимнар)
-Яңа тема буенча сораулар юкмы? Сораулар булмаса, көндәлекләрне ачабыз һәм өйгә эшне язабыз. Дәреслектән 103 нче һәм 105 нче биттәге кагыйдәләрне укырга һәм омонимнар белән бишәр җөмлә язып килергә.
Дәрестә дөрес җавап биргән өчен . белән . “5” билгесе куям. Ә . гә тырышырга, дәрестә игътибарлырак булырга кирәк, аңа “4” куям. Сорауларыгыз бармы? Дәрес шуның белән тәмам. Саубулыгыз!
Файдаланылган әдәбият:
Вәлиева Ф.С., Саттаров Г.Ф. Урта мәктәп һәм гимназияләрдә татар телен укыту методикасы. -Казан: Раннур, 2000.
Юсупов Р.А. Татар теле: Татар урта гомуми белем мәкт. 5 нче с-ыф өчен дәреслек. -Казан: Мәгариф, 2000.
Галимов И.Р. Мавыктыргыч лексикология: Татар урта гомуми белем мәктәпләр, педагогия колледжлары һәм училищелары ө/н уку ярдәмлеге. -Казан: Мәгариф, 2001.
Сафиуллина Ф.С. З9киев М.З Х9зерге татар 9д9би теле: Югары 89м урта уку йортлары 5чен д9реслек. – Казан: М9гариф, 2002
Сафиуллина Ф.С. Татар теленең лексикасы: IV-VIII класслар өчен күнегүләр һәм кызыклы материаллар җыентыгы. -Казан: Тат.кит.нәшр., 1975.
В9лиева Ф.С, Саттаров Г.Ф Урта м9кт9п 89м гимназиял9рд9 татар телен укыту методикасы. – Казан: «РАННУР», 2000
Лексическая система татарского литературного языка в учебниках начальной школы
Так, русские глаголы ходи! и иди! и татарские глаголы й р– и бар– содержат бщий элемент движения, но в русских глаголах указывается на самостоятельное передвижение, а татарские глаголы употребляются как в значении ходить, так и в значении ехать: я й рим – хожу пешком, велосипедта й рим – езжу на велосипеде. В предложении же урманга бара без контекста не понятно, как он доберется до леса: пешком или на чем-либо. Кроме этого, в татарском языке есть глаголы бар-, кил-, кайт– – иди! Бар- означает идти куда-либо, глагол кил- – в направлении к говорящему, бар- – в направлении от говорящего, а вот глагол кайт- означает вернись домой.
5. Считается, что короткие слова воспринимаются легче, но запоминание слов татарского языка, основная часть которых состоит из одного-двух слогов, иногда очень схожих по форме и звучанию, вызывает трудности в их восприятии. Короткие слова часто путаются, так как в них очень сложно отметить отличительные признаки. Например: кул – рука, к л – озеро; кар – снег, кыр – поле, кер! – Зайди!; кыш – зима, кош – птица; ком – песок, кем – кто?; бар- – Иди!, бал – мед, бул– – Будь!, б л- – Раздели! и т.д.
6. На наш взгляд, к трудным сторонам изучения лексики татарского литературного языка необходимо отнести и большое количество сложных имен существительных и составных наименований: бала–чага – дети, савыт–саба – посуда; алъяпкыч – передник, фартук, т ньяк – север; кура ил ге – малина, тег машинасы – швейная машина и т.д.
7. У русскоязычных учащихся часто возникают сложности при овладении некоторыми словами, обозначающими цвет (превосходная степень прилагательных): кып-кызыл – красный-красный, ямь-яшел – зеленый-зеленый, сап-сары – желтый-желтый, ап-ак – белый-белый, з п-з г р – синий-синий.
Трудность в запоминании таких слов, на наш взгляд, связана с неоднородностью усилительной частицы: для каждого прилагательного она своя. Избежать ошибок типа кызыл-кызыл, сары-сары, ак-ак в основном при переводе с русского на татарский язык можно лишь путем многократного повторения в процессе выполнения лингвистических упражнений и коммуникации.
8. В языке нередко наблюдается явление, когда один и тот же предмет, вещь можно назвать разными словами, когда для обозначения одного и того же состояния, качества, действия и т.п. существует не одно, а несколько слов.
Синонимия в языке – явление всегда сугубо национальное.
Синонимами в татарском языке выступают существительные, прилагательные, глаголы, они встречаются среди местоимений и служебных слов.
При переводе с русского на татарский возникают следующие ситуации:
– русское слово имеет два эквивалента перевода, один из которых воспринимается как исконное слово русского языка, а другой – полный татарский синоним первого слова: врач – врач, табиб; сумка – сумка, букча; астра – астра, кашкарый; цирк – цирк, к мит; клюшка – клюшка, к ш к и т.д.
– эквивалентов к русскому слову несколько, и каждый из них покрывает объем переводимого смысла лишь частично. Например:
а) имена существительные: бабушка – д ни, би; брат – абый (старший), эне (младший); дедушка – бабай, д ти; кошка – песи, м че; задание – эш, бирем; конец – оч, баш, ахыр; верх – с, баш, оч; птица – кош, кош-корт;
б) глаголы: порвать – з рг , ертырга; класть – куярга, салырга; падать – егылырга, т ш рг ; приходить – килерг , кайтырга; делать – эшл рг , ясарга; бросать – ташларга, ыргытырга, сломать – сындырырга, ватарга, учиться – укырга, йр нерг , строить – т зерг , салырга; встретить – очратырга, каршы алырга; идти – барырга, килерг , яварга; болеть – авырырга, авыртырга; петь – ырларга, сайрарга; любить – с ярг , яратырга;
в) имена прилагательные: старый – иске, карт; высокий – биек, озын буйлы; будущий – кил ч к, булачак; твердый – каты, калын; сильный – к чле, каты; главный – т п, баш; свободный – азат, ирекле, иркен, х р; сладкий – татлы, баллы; маленький – кечкен , н ни, б л к й; дружный – тату, дус.
Разнообразие оттенков, свойственных синонимам, требует особого внимания, которое должно быть проявлено при таком сложном и ответственном деле, каким является выбор нужного слова синонимического ряда.
9. В современном татарском литературном языке существует немало одинаково звучащих слов или отдельных их форм, имеющих совершенно различные значения. Нередко такого рода слова или какие-либо их формы называют омонимами.
При этом следует строго отграничивать омонимы от омоформ, а от них – омофоны, а также омографы.
Наиболее часто омонимы, омоформы и омофоны возникают в татарском языке в связи с образованием новых слов и форм на базе существующего в нем строительного материала, в связи с пополнением словарного состава языка заимствованиями из других языков, в том числе и из русского языка.
При изучении русскоязычными учащимися татарских слов активного словарного запаса возникает ряд трудностей, связанных с явлением омонимии как в самом татарском языке, так и с наличием сходных слов в сопоставляемых языках.
Мы попытались составить список всех внутриязыковых омонимов, входящих в активный словарь учащихся 1-4 классов:
– внутриязыковые полные омонимы: тиен (копейка) – тиен (белка), бит (страница) – бит (лицо);
– омоформы: ул (сын) – ул (он), бар– (иди) – бар- (есть, имеется), яз (пиши!) – яз (весна), ят (ложись, лежи!) – ят (чужой), й з– (плыви!) – й з (лицо), оч– (лети!) – оч (конец), кер– (входи!) – кер (белье), ал– (возьми) – ал (розовый), ач– (открой!) – ач (голодный), без (мы) – без (шило), кич (вечеринка) – кич (вчера), эч– (пей!) – эч (живот), яшь (молодой) – яшь (год), кала (город) – кала (остается).
Полные омонимы и омоформы не составляют особых трудностей в изучении. Ошибки, возникающие в речи учащихся начальной школы, как правило, связаны с внутриязыковыми омографами: ка ра- (смотри!) – кара (черный ), а ша- (кушай!) – аша (через, сквозь), та ртма– (не тяни, не тащи!) – тартма (коробка), э ре– (растай!) – эре (крупный), а выр– (болей!) – авы р (трудный, тяжелый).
Как правило, это акцентологические, интонационные ошибки, которые можно легко избежать путем заранее продуманной системной работы в процессе коммуникации или работы с контекстом. Например:
а) Скажи, что мама купила тебе черные (кара’) брюки.
Попроси друга посмотреть (к’ара-) на эту картинку;
б) Попроси братика немного покушать (а’ша-).
Скажи, что дорога проходила сквозь (аша’) лес.
В татарском языке встречаются слова, которые, имея почти одинаковое написание, отличаются друг от друга произношением отдельных звуков или ударением. Принимая похожее за свое, родное, русскоязычные учащиеся допускают ошибки, как правило, на фонетическом уровне.
Межъязыковые омографы: бал (мед) – бал, бар (есть) – бар, тот– (держи!) – тот, кит- (уйди!) – кит, май (масло) – май, ил (страна) – ил, як (сторона) – як, хата (ошибка) – хата, как– (забей!) – как?, ком (песок) – ком.
Таким образом, выявление и учет внутриязыковых и межъязыковых омонимов дает возможность заранее избежать интерферентных ошибок в речи учащихся начальной школы.
Но есть и облегчающие моменты в овладении лексикой татарского литературного языка. К ним относятся:
1) заимствования из тюркских языков, являющиеся общими для русского и татарского языков (хозяин, сарафан, утюг, арбуз, товар, арба, алмаз, сундук, изюм);
2) заимствования из русского (стол – ст л, чайник – ч йнек, лампочка);
3) европеиды (армия, кофе, театр, циркуль, математика);
4) большое количество слов, образованных от одного корня, что дает возможность учащимся догадаться о смысле нового слова. Например: эш (работа), эш–сез (безработный), эш–ч н (трудолюбивый), эш–сез–лек (безработица); баш (голова), баш–лы (с головой, умный), баш-сыз (без головы, глупый), баш-лык (головной убор) и т.д.
Догадаться о значении нового слова учащимся помогают знания о словообразовательных аффиксах, которые вводятся в четвертом классе. Например:
Разработка урока по теме “Омонимы” в 3 классе
ФИО: Закирова Гульшат Камиловна
Полное название ОУ, в котором работает автор: МБОУ «АНОШ №3» г.Арск, Республика Татарстан
Название должности полностью: учитель татарского языка и литературы
Квалификационная категория (по желанию): высшая квалификационная категория
Наличие наград/званий (по желанию): Почетная грамота Министерства образования и науки РТ, 2011
1.Урок по татарскому языку на тему «Омонимы» , по учебнику для 3 класса четырехлетней начал ь ной школы с русским языком обучения (для учащихся татар), авторы Ф.Ф.Харисов, Ф.М. Хисамова, Ч.М.Харисова. Казань. Издательство “Магариф” 2009 год.
2.Методическая разработка для учителя. Авторы Ф.Ф.Харисов, Ф.М. Хисамова, Ч.М.Харисова. Казань. Издательство “Магариф” 2009 год.
Тема: Омонимнар.
Максат: 1. Укучыларны омоним турында төшенчә белән таныштыру; аларны җөмләдә дөрес итеп табарга һәм мәгнәләрен аңлатырга, синоним, антоним сүзләрдән аерырга өйрәтү; укучыларның фикер йөртә белү сәләтләрен үстерүне дәвам итү.
2. Логик фикерләү, уйлау сәләтен, уку активлыгын, мөстәкыйльлеген, монологик сөйләмне үстерү.
3. Туган як табигатенә сак караш тәрбияләү.
Дәрес тибы: Яңа материалны өйрәнү.
Җиһазлау: Дәреслек, проектор, экран, тема буенча презента ц ия.
Дәрес барышы.
1.Оештыру өлеше. Исәнләшү. Уңай психологик халәт тудыру.
Б ү ген сыйныфта кем киз ү ?
Укучылар, б ү ген к ө н нинди?
К ө з көне тагын нинди көннәр була?
Көз айларын санагыз әле.
Көз көне табигатьтә нинди үзгәрешләр була?
– Алдагы дәресләрдә үткәннәрне искә төшереп китик әле. Нинди сүзләр белән таныштык?
( Туры һәм күчерелмә, бер һәм күп мәгънәле, синоним һәм антоним сүзләр белән таныштык.) Мисаллар ярдәмендә аңлатыгыз. (слайд №1)
-Дөрес, укучылар. Ә хәзер ,әйдәгез синоним һәм антонимнарның кагыйдәләрен искә төшереп китик әле.
– Булдырдыгыз, укучылар.Үткән дәрес темаларын яхшы үзләштергәнсез.
3.Уку мәсьәләсен кую.
– Ә хәзер игътибар белән тактага карадык. Сүзләрне укыгыз һәм рус теленә тәрҗемә итегез, мәгънәләрен аңлатыгыз. (слайд №2)
– Сораулар куеп сүз төркемнәрен билгеләгез. (слайд№3)
– Бу сүзләр ничек языла? ( Бер төсле языла, ләкин мәгънәләре төрле).
– Дәвам итәбез, тактада бирелгән рәсемнәргә карагыз, язылышын һәм мәгънәләрен аңлатыгыз. ( 4-14 слайдлар)
– Бу нинди сүзләр? Рус телендә сез мондый сүзләрне ничек атадыгыз? Рус телендә өйрәнгән кагыйдәне искә төшерегез. (Омонимы)
-Димәк, без бүген әйтелешләре бертөрле, мәгънәләре төрле булган сүзләр белән танышырбыз.
( слайд №15) Бүгенге темабыз “Омонимнар” дип атала. (слайд №16)
– Дәфтәрләргә число, теманы һәм тактада бирелгән матур язу күнекмәләрен язып куегыз.
– Ә хәзер дәреслекләрдә бирелгән кагыйдәне укыгыз.(32 бит)
– Тактада бирелгән ребусны чишеп карыйк. Нинди сүз яшерелгән икән? (слайд №17)
– Дәреслекләрдә бирелгән 66 нчы күнегүне таптык. Биремне укыгыз.
– Мин дә күнегүдә бирелгән рәсемнәр белән җөмләләр төзедем. Игътибар белән тактага карадык. ( слайд №18, 19)
– Ничек уйлыйсыз алдагы дәресләрдә үткән нинди сүзләр белән омонимнарны бутап була? (куп мәгънәле). ( слайд №20-22)
-Дәфтәрләргә экранда сүзтезмәләрне беренче баганага күп мәгънәле, икенче баганага омоним сүзләрне аерып языгыз. ( слайд №23)
– Хәзер дәреслекнең 32 нче битендә бирелгән 67нче күнегүнетелдән эшлибез. Шигырьне укыйбыз һәм омоним сүзләрне табып мәгънәләрен аңлатабыз.
– 68 нче күнегүне бирем буенча язып эшлибез. Омоним сүзләрнең мәгънәләрен аңлатып, җөмләләр уйлап язарга. Күнегүне мөстәкыйль эшлибез.
– Тактада бирелгән кроссвордны чишү. (слайд №24,25)
-Бүгенге дәрестә нәрсәләр эшләдек? Ничек эшләдек?
6. Өй эше. 33 нче бит, 69 нчы күнегү бирем буенча эшләргә.
Слайд 1
Слайд 2
Слайд 3
Слайд 4
Слайд 5
Слайд 6
Слайд 7
Слайд 8
Слайд 9
Слайд 10
Слайд 11
Слайд 12
Слайд 13
Слайд 14
Слайд 15
Слайд 16
Слайд 17
Слайд 18
Слайд 19
Слайд 20
Слайд 21
Слайд 22
Слайд 23
Слайд 24
Слайд 25
Спасибо за Вашу оценку. Если хотите, чтобы Ваше имя
стало известно автору, войдите на сайт как пользователь
и нажмите Спасибо еще раз. Ваше имя появится на этой стрнице.
Есть мнение?
Оставьте комментарий
Упражнения на технику чтения и понимания прочитанного
Тонкости и секреты работы в Яндекс.Почте
Как работать с детьми с СДВГ в обычном классе?
2007-2021 “Педагогическое сообщество Екатерины Пашковой — PEDSOVET.SU”.
12+ Свидетельство о регистрации СМИ: Эл №ФС77-41726 от 20.08.2010 г. Выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи, информационных технологий и массовых коммуникаций.
Адрес редакции: 603111, г. Нижний Новгород, ул. Раевского 15-45
Адрес учредителя: 603111, г. Нижний Новгород, ул. Раевского 15-45
Учредитель, главный редактор: Пашкова Екатерина Ивановна
Контакты: +7-920-0-777-397, info@pedsovet.su
Домен: https://pedsovet.su/
Копирование материалов сайта строго запрещено, регулярно отслеживается и преследуется по закону.
Отправляя материал на сайт, автор безвозмездно, без требования авторского вознаграждения, передает редакции права на использование материалов в коммерческих или некоммерческих целях, в частности, право на воспроизведение, публичный показ, перевод и переработку произведения, доведение до всеобщего сведения — в соотв. с ГК РФ. (ст. 1270 и др.). См. также Правила публикации конкретного типа материала. Мнение редакции может не совпадать с точкой зрения авторов.
Для подтверждения подлинности выданных сайтом документов сделайте запрос в редакцию.
- Опубликовать урок
- Опубликовать статью
- Дать объявление
- Подписаться на новости
- Частые вопросы
сервис вебинаров –>
О работе с сайтом
Мы используем cookie.
Публикуя материалы на сайте (комментарии, статьи, разработки и др.), пользователи берут на себя всю ответственность за содержание материалов и разрешение любых спорных вопросов с третьми лицами.
При этом редакция сайта готова оказывать всяческую поддержку как в публикации, так и других вопросах.
Если вы обнаружили, что на нашем сайте незаконно используются материалы, сообщите администратору — материалы будут удалены.