13 просмотров
Рейтинг статьи
1 звезда2 звезды3 звезды4 звезды5 звезд
Загрузка...

Что такое антонимы на татарском

Антоним һәм синоним сыйфатлар (3 нче сыйныф)

Дәреснең темасы: Антоним һәм синоним сыйфатлар (3 нче сыйныф)

Максат: 1) Сыйфат турында өйрәнгәннәрне ныгыту;

2)Укучыларның белем дәрәҗәсен, логик фикерләү сәләтен, иҗади сәләтләрен үстерү;

3)Антоним һәм синоним сыйфатлар белән таныштыру;

4)Туган телгә мәхәббәт, әниләргә хөрмәт тәрбияләү.

Материал: татар теле дәреслеге, 3 сыйныф, 81 -84 бит, табышмаклар китабы, дәфтәр,компьютер,проектр,презентация.

Дәреснең тибы: сәяхәт дәрес.

Дәрес барышы:

1.Уңай хәләт тудыру:

2. Укучыларның дәрескә әзерлекләрен тикшерү.

3. Дәрескә кирәкле әсбапларны барлау.

4. Дәрес максатын хәбәр итү.

Исәнмесез укучылар! Хәерле көннәр сезгә! Зиһен һәм тел ачкычлары. Телимен һәммәгезгә!

– Укучылар бүгенге дәрестә без сезнең белән сыйфат сүз төркемен кабатларбыз һәм сыйфатларның антоним һәм синоним төрләрен өйрәнербез.

II. Актуальләштерү:

– Өй эшенә сезгә 153 нч е күнегү иде. Сыйфатлар кулланып хикәя язарга. Әйдәгез берничә укучының хикәясен тыңлап узыйк.

– Бик әйбәт укучылар.

Без сезнең белән сыйфатлар мәкаль һәм табышмаклар да күп кулланыла дип үткән идек, экранда алар бирелгән, танышыйк һәм сыйфатларны табып ачыклыйк әле. Нинди сыйфатлар табарсыз.

Аяксыз , кулсыз, үзе агачтан сикереп төшә.(яфрак)

Ак җир, кара тап, нәрсә булыр, уйлап тап.(китап)

Теле озынның акылы кыска.(м)

Акыллы чәчә барыр, акылсыз җыя барыр.(белем)

Вөҗданы пакъ- йөзе ак. (м)

-Синоним һәм антоним сыйфатлар кулланылган. Тактада язу.

-Безнең бүгенге дәреснең темасы да Синоним һәм антоним сыйфатлар дип атала. Дәфтәрләргә число һәм теманы язып куйыйк.

Статья в тему:  Какой синоним к слову пичужка

III.Матур язу күнегүе.

.алкын, оз.н, .омшак, .айдалы, б.ллы, .үгәрәк.

I V . Үткәннәрне ныгыту.

-Укучылар, без буген сәяхәт- дәрес үткәрербез һәм “ Сыйфат патшалыгы”на сәяхәт итәрбез. Беренче патшалыкта тест эшләргә туры киләчәк. ”Сорау бездән,җавап-сездән” дип атала ул тест.

1 .Сыйфат нәрсәне белдерә?

2. Сыйфат нинди сорауларга җавап булып килә?

В) Нишли? Нишләде? Нишләгән?

3. Сыйфат нинди сүз төркеменә бәйләнеп килә?

4)Сыйфат кергән җөмләне билгеләргә

А)Алсу мәктәптә укый.

Б)Бүгенге көн кояшлы булды.

В) Әни миңа күлмәк алды.

II нче патшалык “Бер предметка күп билге “ дип атала.(сдайд 2)

1 нче рәт – алма

2 нче рәт – кыяр

3 нче рәт – помидор сүзләренә сыйфатлар табып язырга.

-Сыйфат предметның нинди билгеләрен белдерә? (форманы, төсне,тәмне,х арактерны, табигат ь күренешләренең билгеләрен )

V.Яңа тема өстендә эш.

-Сыйфатлар мәгънәләре ягыннан аерылалар. Мәгънәләре капма –каршы булган сыйфатларны антоним сыйфатлар дип атыйлар. Шулай итеп III нче патшалык “Антоним сыйфатлар” патшалыгына рәхим итегез. Алар белән танышырга дәреслегебез ярдәм итәр. 82 нч е бит , 155 нче күнегүне эшлибез. (язмача башкару)

_Ә хәзер бирелгән сыйфатларның антонимын табарга кирәк

Матур- ям ь сез җиңел- авыр

Яшь- карт ачы- баллы

Яңа- иске салкын- җылы

Караңгы- якты чиста- пычрак

Бай- ярлы төз-кәкре

Дәреслек белән эш. 156 нчы күнегү (язмача). Нокталар урынына тиешле антоним сыйфатларны сайлап язырга.

VI . ФизИК ЯЛ МИНУТЫ. (слайд 4)

Статья в тему:  Как е на турски антоним

_Күрсәт әле, үскәнем. Ничек кошлар очалар?

-Менә шулай, менә шулай.җиңел генә очалар.

-Күрсәт әле, үскәнем, ничек яфрак коела?

-Менә шулай, менә шулай, матур итеп коела.

-Күрсәт әле, үскәнем, ничек куян сикерә?

Плакат белән танышу.

1. Мәгънә төсмерләре үзгә булса да, бер үк төрле билгене берничә сыйфат белән белдереп була. Андый сыйфатлар мәгънәдәш яки синоним сыйфатлар дип аталалар. Мәсәлән: олы, зур; эссе, кайнар; матур, чибәр; батыр, кыю һ. б.

2. Мәгънәләре буенча предметның бер-берсенә каршы билгеләрен белдерә торган сүзләр антоним сыйфатлар дип аталалар. Мәсәлән: матур — ямьсез, эшчән — ялкау, батыр — куркак.

-Синоним һәм антоним сыйфатлар предмет билгеләрен төгәлрәк сурәтләргә ярдәм итә.

Антоним сыйфатлар өстәп, җөмләләрне әйтеп бетерегез.

Кышын көн кыска, ә төн . . (озын)

Җәен көн аяз, ә көзен . . (болытлы)

Күп укыган бала белемле, ә аз укыган . . (белемсез)

Китап калын, ә дәфтәр . . (юка)

Алма баллы, ә лимон . . (ачы)

Кар йомшак, ә боз . . (каты)

Шикәр ак, ә күмер . .(кара)

VII . Дәреслек белән эш. 158 нче күнегү. Антоним сыйфатлар куеп, мәкальләрне күчереп язарга.

Әйдәгез, синоним сыйфатлар кулланып, 160 нчы күнегүне язып эшлибез.

VIII.Йомгаклау.

Сыйфат турында тагын бер мәгълүмат алдык. Синоним һәм антоним сыйфатлар турында ниләр белдек укучылар ? (Билгеләмәне искә төшерәбез).

IX. Өйгә эш бирү. 162 нче күнегү. Табышмакларның җавапларын табарга. Калын хәрефләр белән бирелгән сыйфатларның синонимнарын уйлап язарга.

Статья в тему:  Какой синоним к слову куцый

Урок татарского языка в 3 классе “Антонимы”
план-конспект урока по теме

Урок татарского языка в 3 классе “Антонимы”в татарской группе

Скачать:

ВложениеРазмер
antonimy.docx17.99 КБ

Как сдать ЕГЭ на 80+ баллов?

Репетиторы Учи.Дома помогут подготовиться к ЕГЭ. Приходите на бесплатный пробный урок, на котором репетиторы определят ваш уровень подготовки и составят индивидуальный план обучения.

Бесплатно, онлайн, 40 минут

Предварительный просмотр:

3 нче сыйныфта татар теле дәресе.

Максат: Антонимнар турында мәгълумат бирү, сөйләмдә аларны дөрес куллану күнекмәләрен булдыру, өлкәннәргә ихтирам хисе тәрбияләү.

Җиһазлау: Презентация, дидактик материаллар (уен өчен ясалма йортлар, омоним, синоним, антоним кисмә сүзләр), биремле карточкалар. Рус телендә башлангыч гомуми белем бирү мәктәбенең 3 нче сыйныфы өчен дәреслек, (татар балалары өчен, Казан “мәгариф-вакыт” нәшрияты 2013), эш дәфтәрләре.

Дәрес планы:1) Исәнләшү.

2) Өй эшен тикшерү. 66 нчы күнегү. Синонимнар һәм антонимнарны искә төшерү. Берничә укучы кагыйдәләрне әйтә, калганнары мисаллар китерә.

3) Яңа темага кереш. Рәсем буенча әңгәмә оештырыла.

Рәсем экранда күрсәтелә.

Укытучы сораулар бирә:

– Рәсемдә кемнәр сүрәтләнгән?

– Әби белән бабай нинди?

– Нинди агачлар үсә?

– Балалар нинди агачлар утырталар?

Капма- каршы сүзләрне укучылар әйтәләр.

Сүзләр экранда күрсәтелә.

  • Сүзләрне укыгыз, сүзтезмәләр төзеп карыйбыз.
  • Бу нинди сүзләр икән? Моны белер өчен 40 нчы биттәге диалогны рольләргә бүлеп укыйбыз һәм җавап эзлибез.
  • Димәк, капма – каршы мәгънәле сүзләр ничек дип атала?
  • Кагыйдәне укыйбыз, 40 нчы бит.
  • Дәфтәрләрегезне ачыгыз, язып куегыз, бүгенге числоны, сыйныф эше. Тактадагы сүзләрне дәфтәрегезгә күчереп языгыз.

4) Мәкальләр белән эш. 69 нчы күнегүдә бирелгән мәкальләрне укучылар кычкырып укыйлар. Аларның мәгънәләре хакында фикер алышалар. Укытучы нәтиҗә ясый.

– ТЫРЫШ, БЕЛЕМЛЕ, ЭШЛЕКЛЕ, АКЫЛЛЫ булу өчен, һәр уйлаган эшне уйлап башкарырга кирәк һәм олыларның киңәшләрен дә тыңларга кирәк. Сез минем белән килешәсезме?

– Мәкальләрдәге антонимнарны табып дәфтәрегезгә языгыз.

Аз – күп, башланган – беткән, тырышлык – ялкаулык, ялкау – уңган, алга – артка.

Күнегү телдән тикшерелә.

5) – Әйдәгез әле сезнең белән уен уйныйбыз “Адашкан сүзләр”

Синоним, антоним, омоним сүзләр үз йортларына урнаштырылалар. Уенда актив катнашкан укучыларга приз бирелә.

голоса
Рейтинг статьи
Ссылка на основную публикацию
Статьи c упоминанием слов: